Зәйдә яшьләр өчен террорчылыкны кисәтү буенча тренинг үтте
Зәйнең «Без бергә» психологик-педагогик ярдәм үзәгендә яшьләр эшләре идарәсе белгечләре, квалификацияле психологларны җәлеп итеп, балалар һәм яшүсмерләр өчен террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча «Кодны ачыкла: пропаганда һәм манипуляция серләре» дигән тренинглар үткәрделәр.
Тренинглар пропаганда һәм манипуляция алымнарын тануга юнәлдерелгән иде, алар белән яшүсмерләр тормышта яки челтәрдә очрашырга мөмкин.

«Тренингта мәктәп укучылары һәм политехник көллият студентлары фейкларны, ялган мәгълүматны танырга, яңалыкларны тәнкыйди анализ аша үткәрергә өйрәнделәр. Тәнкыйди фикер йөртә белү, яшүсмерләрнең аңын манипуляцияләргә омтылуны танып белү, хокукка каршы гамәлләргә тартылуның теләсә нинди омтылышларына каршы тору — хәзерге яшьләр ия булырга тиешле күнекмәләр», — ди белгечләр.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев