Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә Яшьләр көненә багышланган чара үзәк мәйданда үтә

5 июльдә Зәйдә Яшьләр көненә багышланган бәйрәм чарасы уздырылачагы турында хәбәр иткән идек. Чараның үткәрелү урынына үзгәреш кертелде.

Ул алдан әйтелгәнчә Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында түгел, “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда үтә. Үзенчәлекле күңел ачу чаралары кичке сәгать 6да башлана. 

Биредә  иҗади эшләр ярминкәсе, футболка рәсемнәре буенча мастер-класслар һәм дәртле брейк-данс биюләре һ.б. булачак. 

Сәхнәдә җирле рок-төркемнәр һәм «Шум-гам» кавер-төркеме чыгыш ясаячак, ә төп сюрприз – NLO популяр төркеме чыгышы булачак.

Күңел күтәренкелеге алу һәм бу көнне чын-чынлап якты итеп бәйрәм итү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев