Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә Яшьләр көне күңелле узды

Узган шимбәдә “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Яшьләр көне киң колач белән билгеләп үтелде. Ул “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды.

Яшьләребезгә якты теләкләрне  район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин җиткерде.

– Районыбызда  актив, инициативалы һәм талантлы яшьләребез күп. Сез үзегезне укуда, спортта, иҗатта күрсәтәсез. Сезнең күбегез республика һәм Бөтенроссия ярышларында, олимпиадаларда, конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңүчеләр һәм призерлар. Волонтерлык хәрәкәтләрендә катнашып, сез махсус хәрби операция  зонасына гуманитар ярдәм җыярга һәм озатырга ярдәм итәсез. Сез шәһәребезнең һәм районыбызның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертәсез, - диде ул яшьләргә мөрәҗәгать итеп.

Котлауларга яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Гүзәл Шәрәфиева да кушылды. Ул яшьләргә төрле чараларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба уңышлар теләде. Ә иң-иңнәр бүләкләнде. 

Сәхнәгә 2025 елда никахлашкан яшь гаиләләр – Венера һәм Ирек Гыйниятуллиннар, Дарья һәм Богдан  Столяровлар, Галина һәм Абдурәшид  Турсуналиевлар күтәрелде. 

Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда зур өлеш керткән һәм актив катнашкан зәйлеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук бүләкләрне махсус хәрби операциядә катнашучылары булган дүрт гаиләдән вәкилләр һәм яшьләр учреждениеләре активистлары алды. Ә “Чик сакчылары бергәлеге”  хәрби хәрәкәтләр ветераннары төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре чик сакчылары өчен куелган һәйкәлне ачуда  ярдәм күрсәткән зәйлеләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Яшьләр көнендә төрле мәйданчыклар эшләде

Чара барышында кулдан эшләнгән уникаль эшләнмәләрне яратучыларны яшь осталар ярминкәсе җәлеп итте. Анда Зәй осталары белән танышырга, кулдан эшләнгән товарларны күрергә һәм сатып алырга мөмкин иде.

Мәсәлән, кулдан эшләнгән бизәнү әйберләрен Алия Зыятдинова һәм Азалия Әлдерханова тәкъдим иттеләр. Брейдер Мария Цыс бәйрәм кунакларына төрле толым үрүдә үзенең талантын күрсәтте. Шәмнәр, аромасаше һәм гипстан эшләнгән әйберләр күргәзмәсен оста Римма Әхминеева оештырды. Кондитер Анастасия Челнинская  үзенең тортларын һәм десертларын тәкъдим итте, ә Кристина Носова кулдан эшләнгән бантикларның төрлелеге белән гаҗәпләндерде. Шунда ук яшь Фотограф Виктория Кольгина сурәтләренә  сокланырга да мөмкин иде. 

Аерым мәйданчыкта кием-салымга рәсем төшерү  буенча мастер-класс үткәрелде, анда яшүсмерләр  үзләренең фантазияләрен эшкә җигеп  футболкалар һәм  кепкаларны бизәделәр.

Ә көчле музыка, кискен тойгылар һәм көчле треклар яратучыларны автотавыш мәйданчыгы көтә иде, анда һәркем сыйфатлы заманча музыка белән ләззәтләнә һәм гаҗәеп энергия ала алды.

Төп бәйрәм сәхнәсенә исә Зәйнең “Sunburst” һәм ”Scrape” яшьләр рок-төркемнәре чыкты, шулай ук популяр хитлар башкару белән «Шум-гам»кавер-төркеме сөендерде.

Бәйрәм кунаклары өчен төп бүләк - Россиянең популяр “NLO” музыкаль төркеме чыгышы булды, анда Зәй егете Евгений Шамов катнашты. Ул бу концертның аның өчен туган шәһәрендә узуы белән бик мөһим булуын әйтте. 

- Сез-минем якташларым. Минем артымда “Энергетик” Мәдәният сарае, мин анда кечкенә иҗат белән шөгыльләндем, сул якта мин укыган 3нче мәктәп. Һәм бүген мин сезнең барыгызны да күрүемә бик шатмын, - дип мөрәҗәгать итте ул зәйлеләргә, бәйрәм кунакларына.

Ирина Смирнова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев