Зәйдә яшьләр экологияне саклау турында сөйләштеләр
Кеше - табигатьнең аерылгысыз бер өлеше.
Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмый. Аңа су, һава, азык-төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, гөманлы, шәфкатьле булырга тиеш.
Зәй муниципаль районы яшьләр сәясәтендә экологик грамоталылыкка, экологик үзаң тәрбияләүгә зур урын бирелә. Шуны күздә тотып «Спарта» яшьләр клубында «Легенда 17» студентлар педагогик отряды һәм волонтерлар EcoBaza Zаinsk җитәкчесе Михаил Ушенкин белән очрашты. Очрашуда Михаил Ушенкин районда чүп-чар реформасын гамәлгә ашыру һәм көнкүреш калдыкларын ничек дөрес бүлү кирәклеге турында сөйләде.
Әңгәмә барышында егетләр һәм кызлар икенчел эшкәртелергә тиешле һәм контейнерларга чыгарып ташлау мөмкин булмаган чүп-чар төрләре турында күп кенә яңалыклар белделәр. Проблема шунда ки, калдыкларның теләсә нинди төрен дә эшкәртеп булмый. Файдаланылган батарейкаларны, градусникларны, энергияне саклый торган лампаларны, аккумуляторларны чүп савытына чыгарып салырга ярамый. Аларның барысында да бик зарарлы матдәләр бар. Аларны районда урнашкан махсус пунктларга тапшырырга кирәк.
Бөтен пластик тара да эшкәртүгә бармый. Аның составында куркыныч химик матдә булырга мөмкин. Шуңа күрә пластик эшләнмәнең һәр төрен эксплуатацияләүгә игътибарлы булу зарур.
“Калдыкларны аерым сортларга бүлеп җыю - әйләнә-тирә мохиткә экологик йөкләнешне киметүнең бер ысулы. Безнең чүп чиләкләре нигездә дүрт өлештән тора. Болар - азык калдыклары, пластик, пыяла һәм кәгазь. Аларны икенчел эшкәртеп, илнең табигый ресурсларын сакларга була. Чүп темасы һәркемгә кагыла. Планетабызны саклауда һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш”, - нәкъ менә шушы фикерне очрашу барышында Михаил Ушенкин балаларга җиткерергә тырышты.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев