Зәйдә яшәүче үзбәк халкы үз Президентларын алдан сайлауларда Әлмәт шәһәрендәге сайлау участогына барып катнаша ала
Әлмәттәге сайлау участогында алдан тавыш бирүләр 3 июльдә үтәчәк.
Билгеле булганча, Үзбәкстан Президентын сайлау 9 июльдә үткәрелә, бу көнне Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгында тавыш биреп була, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Үзбәкстанның Казандагы консулы Фәриддин Насриев сүзләренә сылтама белән.
Моннан тыш, Татарстанда үзбәкләр яшәгән шәһәрләрдә һәм районнарда, шулай ук уку йортларында сайлау комиссиясе әгъзалары 28 июньнән башлап 5 июльгә кадәр алдан тавыш бирү оештыра.
Зәй районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары исә алдан сайлауларда 3 июльдә Әлмәт шәһәрендә оештырылучы сайлау участогында үз тавышларын бирә алалар, дип белдерде район Советы аппараты җитәкчесе Ландыш Ананьева.
Сайлау участогы Әлмәт шәһәре Ленин урамы 37 йорт адресы буенча урнашкан Әлмәт драма театры бинасында көндезге сәгать 3тән кичке 8гә кәдәр эшли.
Фото "Шәһри Казан" газетасы сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев