Зәйдә яшәүче пенсионер хатын-кыз сыйфатсыз дару өчен компенсация алырга теләп, 987 мең сумга алданган.
6 мартта район эчке эшләр бүлегенә бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аңа 18 февральдән алып 5 мартка кадәр билгесез кешеләр шалтыратып, сатып алынган сыйфатсыз медикаментлар өчен компенсация түләве каралуын хәбәр итәләр. Әлеге хатын-кыз мошенниклар кармагына төшеп, 987 сум акчасын почта аша билгесез счетларга күчергән.
Нет комментариев