Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә яшәүче Ольга әбине 95 яше белән котладылар

Районыбызда озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү күркәм традиция булып дәвам итә.

Зәй шәһәрендә гомер кичерүче Ольга Волкова яңа ел алдыннан 95 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.
Яшьлеге авыр сугыш еллары белән бәйләнеп, шактый нужалар аша узса да, Ольга Григорьевна - михнәтләргә бирешмичә, хәзерге тыныч, мул тормышка кадәр килеп җиткән хөрмәтле  ветераннарыбызның берсе. 
Ольга апа Ирнә авылында туып үскән. Туган авылында 4 класс белем алгач, Федоровка мәктәбендә укыган. Колхозда төрле эшләрдә эшләгән, сарыклар да караган. 1952 елда Зәйгә күченеп килеп,  май заводына эшкә урнаша. “Волгоэнергомонтаж”да 24 ел эшләп лаеклы ялга чыга. 
95 яшькә кадәр яшәү һәркемгә бирелми, Ольга әби һәр туган таңын изге догада каршылап, тыныч картлыгының рәхәтен күреп яши. Әле бу яшендә үзе кибетләргә йөри. 
Ветеранны туган көне белән район автоклуб хезмәткәрләре котлап, матур җырлар башкардылар. Ольга Григорьевна Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын кабул итеп алып, ил-көннәрнең тыныч булуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев