Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә яшәүче Мөнәвәрә апа 95 яшен билгеләп үтте

Зәйдә өлкән яшьтәгеләрне юбилейлары белән тәбрикләүләр күркәм традиция буларак дәвам итә. Бу көннәрдә шундый бәйрәм шәһәрдәшебез Мөнәвәрә Сөләйманова өендә узды.

Мөнәвәрә Сөләйман кызы сугыш чорында яшүсмер килеш авыр хезмәт узган, гомумән, тормыш юлын хезмәт белән үткәргән мөхтәрәм зат. Аны 95 яшьлек юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Ландыш Ананьева район башлыгы, хакимият исеменнән котлады, изге теләкләр юллады. Ә мәдәният идарәсенең автоклуб хезмәткәрләре шигырь — җырлар белән ветеранның күңелен күрде, бергәләшеп аның яшьлек хатирәләрен барладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев