Зәй ветераны 95 яшендә дә балыкка йөри
Зәйдә яшәүче Наил Хәйретдинов 95 яшендә дә һаман үзе рульдә йөри, балыкка йөрергә, чисталыкны бик ярата, бар өен ялт итеп тора.
13 сентябрьдә Наил Хәйретдин улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб хезмәткәрләре, балалары, оныклары җыелды. Петр Сергеевич ветеранны район башлыгы исеменнән котлап, ил башлыгы Владимир Путиннан килгән открытканы тапшырды.
Наил Хәйретдинов Түбән Кама районы Иштирәк авылында туган. Алты класс тәмамлаган яшүсмер колхозда эшли башлый. Ул яланаяк пар ат белән җир дә сөргән. Тормыш аны бик иртә сыный, 9 яшьтә әнисез кала. Әтисе сугышка китеп, җиңү таңын Берлинда каршылый. Җиңүле кыяфәт белән әти сугыштан кайткан көн иң шатлыклы мизгел булып күңелдә калды, ди ул. Үзе исә 1949 елда армия хезмәтенә алына. Севастопольдә хезмәт итә. Өч ел ярым хезмәт итеп, туган авылына әйләнеп кайта. Энҗүдә исемле кыз белән гаилә корып, 1956 елда Зәйгә Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсенә күченеп киләләр. Гомер буе Наил абый машина йөртүче булып эшли. Аңа иң җаваплы эшләрне тапшыралар. Колхозда да намуслы булганга күрә ат белән акча йөртүне аңа йөклиләр. Хәйретдиновлар гаиләсендә ике кыз һәм ике ул үскән. Кызганыч, бүгенге көндә Зөлфияләре бу якты дөньяда юк инде. 57 яшендә яман чирдән вафат булган.
Наил абый ветеран буларак, шәһәрдән ике бүлмәле фатир алган. Бүгенге көндә шушы якты, җылы фатирында гомер итә. Тик менә бергә матур итеп гомер иткәндә 14 ел элек тормыш иптәше Энҗүдә апа бакыйлыкка күчкән.
Балалары еш әтиләре янына кайталар. Оныклары, туганнары да аның янында еш кунак була. Кызы Әлфия Ижау шәһәрендә яши. Әтисе янына Зәйгә еш кайта.
-Безнең әти кебек кеше юктыр ул. Бик тырыш кеше ул, 95 яшендә дә пөхтәлек-чисталыкны ярата. Аның юган керләре дә ап-ак чиста була, хатын-кызлар да алай юа алмыйдыр. Гомер буе сәламәт яшәү рәвеше алып барды. Беркайчан тәмәке тартмады, аракы эчмәде. Алдаша белми ул, гайбәт сөйләүне яратмый. Ә әйтәсе сүзен туры итеп әйтеп бирә. Безне тәрбияләп олы юлга чыгарган әти-әниебезгә без бик рәхмәтле. Минем иң кадерле кешем ул, әле озак итеп безнең арада яшәсен иде, - ди кызы Әлфия.
Наил бабай үзенә бер шөгыль булсын дип, 95 яшендә дә балык тотарга йөри икән. Анда ул үзе руль артына утырып бара.
-Балык тотарга, яр буенда табигатькә сокланып утырырга яратам, - ди.
Юбилеена да бабайга туганының балалары балык тоту җыелмасы бүләк иткәннәр. Ул мондый бүләккә бик сөенгән.
Юбилее белән котларга килүчеләргә бик шатланган Наил абый.
- Әтиебез бик сөенде инде, бик күңеле булды. Балалар, оныклар барыбыз бергә җыелдык. Бик яхшы күңелле кеше ул безнең. Мин шундый гаиләгә килен булып төшүем белән горурланам, - ди килене Светлана Геннадьевна.
Фотолар район мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев