Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә яшәүче 100 яшьлек Мөшәрәфә әби Путинга рәхмәт әйтә

Зәйдә яшәүче Мөшәрәфә әби Хәйруллинага апрель аенда 100 яшь тула.

Йөз ел гомерендә аның хәтер дәфтәренә бик күп вакыйгалар язылган. Балачагы – колхозлашу, яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән.

Ул чор кешеләре өстенә төшкән бар авырлык, алар күргән ачлык-хәерчелек, берсеннән-берсе авыр хезмәтләр Мөшәрәфә әбине дә читләтеп үтмәгән.

Ул – Бигеш авылы кызы. Барлык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган.


Әтисе Галиулланың кызын бик тә белемле итәсе килә, еллар авыр булса да, Алабуга шәһәренә укытучылар әзерли торган уку йортына бирәләр. Имтиханнарны уңышлы биреп, укырга керә кыз. Уку йортын ачлы-туклы булса да, бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, кулына башлангыч класс укытучысы дигән документ ала. Зәй районына эшкә кайта. Тирә-як авылларда башлангыч класс укучыларына белем бирә. Кызыл юл авылында мәктәп ачалар, ул мәктәпне тергезүдә актив катнаша, аннан биредә укыта. Авыл беткәч, мәктәп тә ябыла. Аннан соң Лоҗы, Карман, Кадер, Зичәбаш авыл мәктәпләрендә укыта. Педагогик стажы 50 елга якын. Сугыш вакытында тылда авылда тракторда эшләп ала. Аннан соң яңадан мәктәпкә укытырга кайта.

Ачлы-туклы, алабута, черек бәрәңге, үлән ашап яшәгәннәрен хәзер дә искә ала Мөшәрәфә әби. Озын гомерле булуының серен үлән, гөмбә, җиләк ашап яшәгәннән күрә. Югары Лоҗыда яшәгәндә урман янында була йортлары, сәламәт яшәү рәвеше алып бара.

-Авырлыкларга бирешмәдек, авыр елларда да балалар укыттык, - ди ул.

Мөшәрәфә апа бер малай үстерә, аңа югары белем алырга булыша. Бүгенге көндә ике оныгы бар, алар да югары белемлеләр, дүрт оныкчыгы мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укыйлар. Кызганыч, Мөшәрәфә әбигә бала кайгысы да күрергә туры килгән.

Бердәнбер баласы – газиз улы 56 яшендә вафат булган. Бүгенге көндә әби килене Гөлүсә тәрбиясендә яши.

Мөшәрәфә әби, олы яшьтә булса да, телебез язмышы өчен борчыла. Үз телендә сөйләшмәүче татар балалары өчен борчыла ул. Безнең телебез югалмаска тиеш, ди. Әле бүгенге көндә дә әби сәясәт белән кызыксына.

-Хәзер бик рәхәт яшибез, өстебез бөтен, ашарга бар, пенсия килеп тора, Путинга рәхмәт, еллар гына тыныч булсын, - ди.

Сәламәтлегенә килгәндә, соңгы вакытта тәне сызлый, йөрәге авырта, йокысы начарланган, колагы да начар ишетә. “Менә минем кебек 100 ел яшәп карагыз әле сез”, - дип шаяртып та ала йөзъяшәр.

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев