Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә яшь сайлаучы гражданлык бурычын горурлык белән башкарды

Зәйнең татар гимназиясендә урнашкан 1439нчы сайлау участогына тәүге тапкыр тавыш бирергә килгән Дмитрий Терентьев актив гражданлык позициясе яклы.

Дмитрий беренче кат сайлауларда катнашуны дулкынландыргыч мизгел, дип атады. 18 яше әле күптән  түгел  генә тулган егет урнага бюллетеньнәрне салгач тирән сулап куйды.

- Тавыш бирүдә беренче тапкыр катнашсам да, сайлау участокларына җиһазлар алып килүгә өлеш керткәнем бар. Ә сәяси вакыйгада үз сүзеңне әйтү бөтенләй горурлык хисе тудыра икән. Мин Татарстан Дәүләт Советының яңа чакырылышына ышаныч белдерәм, - диде ул.

Дмитрийга сайлаганнан соң участок комиссиясе рәисе Марат Мөхәммәтханов истәлекле бүләк тә тапшырды, уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев