Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә яшь математиклар үсә

19 мартта Түбән Камада 24 нче лицей-интернат базасында «Абака» төбәк математика уены узды.

Анда Зәйдән укучыларның кече фәннәр академиясендә шөгыльләнүчеләр дә катнашты. Педагог Лилия Шәяхмәтова җитәкчелегендәге «Логика» берләшмәсеннән өч команда олимпиада мәсьәләләрен чишүдә сәгать ярым көч сынашты.

6 класс укучылары Александр Боробов, Андрей Комендатов һәм Раил Яхин составындагы «МАНоЛоги» командасы үз категориясендә икенче урынны алды.

4 сыйныф укучыларының ике командасы өчен дә бу әле беренче чирканчык алу уеннары булды, шулай да балалар сынатмады, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Әмир Гайнетдинов, Әмир Кәримуллин, Ярослав Меркурьев, Әмир Шәяхмәтов составындагы «Логика плюс» командасы, уен барышында берничә тапкыр позицияләрен алыштырып, соңгы минутларда бонус баллар җыеп, рейтинг таблицасының икенче баскычына чыкты һәм лаеклы икенче урынны алды.

Барлык призерлар да татлы приз — «Абака» торты һәм уен логотибы төшерелгән истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев