Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары ярышты

18 майда Зәйнең 4нче мәктәбендә район күләмендә яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары ярышлары үтте.

Анда 16 команда Зәй шәһәре һәм районы беренчелеге өчен көч сынашты.
Ярышларның максаты - янгын сүндерү беренчел чараларын эффектив кулланырга өйрәнүне камилләштерү, яшүсмерләр арасында янгын сүндерүчеләр һөнәрен пропогандалау, иң-иң булган дружинаны ачыклау.

Ярышлар алдыннан һәр командага куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәрттеләр һәм һәр этабны ничек үтү кирәклеген аңлаттылар. Беренче этапта һәр команданың беренче катнашучысы 80 метр араны йөгереп үтеп янгын сүндерү җиһазын койма аша сикереп чыгып икенче катнашучыга тапшырды. Икенче этапта да шундый каршылыклы юл үтеп өченче катнашучыга тапшыру булды. Өченче этапта катнашучыга янгын сүндерү киемнәрен тиз арада киеп, янгын сүндерү җиһазы белән утны сүндерү йөкләнде. Дүртенче этапта катнашучыга су килә торган шлангларны бер-берсенә ялгау бурычы куелды. Тиз арада шуны үтәп финишка килүче команда җиңүче булды.

Нәтиҗәдә 2нче мәктәп – I;
Кадер мәктәбе – II;
5нче мәктәп – III булдылар.
Җиңү яулаган командага күчмә кубок тапшырылды.

Фотолар янгын сүндерү хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев