Зәйдә яшь гаиләләргә яңа туган балалар өчен әйберләрне бушлай прокатка алу мөмкинлеге бар
Зәйдә «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында яңа туган балалар өчен беренче кирәкле әйберләрне прокатка бирү пункты эшен дәвам итә.
Проект «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм балалы яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга, шулай ук төбәктә демографик вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән.
Прокат предметлары барлык теләүчеләргә дә түгел, ә социаль ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган категория гражданнарга гына бирелә.
Прокат хезмәтләреннән түбәндәге критерийларга туры килгән гаиләләр файдалана ала:
• югары уку йортларының һәм һөнәри көллиятләрнең көндезге бүлекләрендә 25 яшькә кадәрге студентлар (ата-аналары икесе дә студентлар булу шарты белән);
• ата-аналарының яше 30 яшьтән артмаган күп балалы гаиләләр;
• ялгыз аналар яки ялгыз әтиләр.
Хезмәтне рәсмиләштерү өчен кайбер шартларны үтәргә кирәк: Россия гражданлыгы булу, Зәй районында яшәүне теркәү, балага пособие алу һәм салым бурычлары булмау.
Прокат пункты ассортиментына сабыйны карау һәм аның уңайлылыгын тәэмин итү өчен кирәкле берничә төр товар керә. Алар арасында балалар караваты, ашату өчен урындык, биләү өстәле, трансформер коляска, ходункалар, шулай ук кыш өчен чана-коляска.
Зәй районында яшәүче күп балалы әни Гөлназ Закирова күптән түгел генә прокат пункты хезмәтеннән файдаланган. Ул өченче баласы өчен коляска-трансформер һәм ходунки алган. Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, мондый мөрәҗәгатьләр торган саен ешрак була бара, бу проектның кирәклеген күрсәтә.
Фото “Радость” социаль үзәгеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев