Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә яшь буынга энергетика тармагы буенча һөнәр юнәлеш бирелә

Бүген Зәйнең мәктәп укучыларының кече академиясендә һөнәри ориентация буенча X-XI сыйныф укучылары өчен яңа энергосыйныф төркеме ачу чарасы үтте. Әлеге төркемдә киләчәк һөнәргә юнәлеш бирү Казан дәүләт энергия университеты, ГРЭС, политехник колледж, электр челтәре предприятиесе белән берлектә гамәлгә ашырылачак.

Бүгенге көндә энергосыйныфка Зәй шәһәре мәктәпләренең X-XI сыйныфларында укучы 27 бала язылган. Алар һәр атнаның дүшәмбесендә математика һәм пәнҗешәмбе көннәрендә электротехника һәм теплотехника буенча онлайн форматта университет педагогларыннан дәресләр алачаклар. Һәр дәрестән соң тиешле өй эшләрен үтәп бару шарты куела. Һәр фән буенча 34 сәгатьлек курслар билгеләнә. Укулар азагында югары сыйныф укучысы имтихан тапшырып дәүләт стандартларына яраклаштырылган документ ала.

— Әлеге энергосыйныфны оештыруга безнең предприятие үзебезнең хезмәт коллективына яшь белгечләр җәлеп итү максатында кушылды. Билеге булганча, кечерәк сыйныфтагы балаларга һөнәри юнәлеш бирүне күздә тоткан энергокласстер инде безнең шәһәрдә берничә ел элек формалаштырылган иде. Хәзер исә югары сыйныф укучыларына энергетика тармагы һөнәрен тирәнрәк өйрәнү мөмкинлеге бирүче программмага кушылабыз. Теоретик белемне балаларга энергоуниверситет белгечләре бирсә, безнең предприятиедә алар гамәли дәресләргә җәлеп ителәчәк. Шунысы да бар, аеруча тырыш укучыларны без унберенче сыйныфны тәмамлагач максатчан юллама белән энергоуниверситетка җибәрә алабыз. Бу инде югары белем алган яшь кешегә эш урынының да гарантияләнүе турында сөйли, — ди ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров.

Моңа кадәр дә инде энергетика буенча һөнәр сайларга теләүчеләр өчен махсуслаштырылган сыйныфлар булдырылган иде.

— Зәй шәһәрендә агымдагы уку елы башыннан 4нче мәктәп базасында VIII сыйныф укучылары өчен энергокласс ачылган иде инде. Анда һөнәри юнәлеш бирү энергоуниверситет, политехник колледж белән берлектә алып барыла, ә Зәй шәһәренең электр челтәре предприятиесенә укучылар экскурсияләргә килеп биредәге һөнәрләр белән танышалар, ә алга таба инде югары сыйныфларда аларның бу һөнәрне тирәнрәк үзләштерү өчен дә мөмкинлекләре була, — диде «Челтәр компаниясе» АҖнең Түбән Кама электр челтәре филиалында персонал белән эшләү бүлеге башлыгы Эльвира Хәйретдиновна.

Укучыларның күпчелеге инде энергетика тармагы һөнәрләре белән беркадәр таныш. Чөнки Зәй — энергетиклар шәһәре, биредә әти-әниләре, туганнары бу һөнәр белгечләре булганнар күп. Мәсәлән, 4нче мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Георгий Храмковның әтисе дә ГРЭСта хезмәт куя.

— Мин киләчәк һөнәремне әтием белгечлеге буенча дәвам итәргә исәплим. Һәм мәктәбебездә һөнәри юнәлеш алу өчен менә мондый мөмкинлек тудырылуга бик шатмын. Бу минем кебек яшүсмерләргә алдан ук кем булырга дигән сорауда төгәл билгеләнеш алуга китерә, — дип уртаклашты ул үз фикере белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев