Зәйдә яшь армиячеләр сафы арта
Зәй районы мәктәпләрендә укучыларны “Яшь армиячеләр” сафына кабул итү тантанасы үтте.
Яшьармиячеләр сафын 5нче мәктәп, Бухарай, Югары Мәлем авыллары белем йортларыннан 17 укучы тулыландырды. Тантаналы ант бирү “Яшь армиячеләр” хәрәкәтенең район оешмасы штабы башлыгы Александр Ширяев катнашында үтте.
“Сез илебезнең яшь патриотлары. Биргән антыгызга гомер буе тугры калып, ил горурлыгы булыгызны телим”, - диде Александр Иванович.
Ул шулай ук 5нче мәктәпнең актив яшьармиячесе Зәринә Нуруллинага “III дәрәҗә яшь армияче кыюлыгы” өчен күкрәк билгесен тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев