Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә яшь армиячеләр еллык эшчәнлеккә йомгак ясады

26 ноябрьдә Зәйнең 6нчы мәктәбендә район яшь армиячеләренең 2025 ел эшчәнлеге буенча хисап җыелышы үтте.

Очрашу барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- 2025 елда җирле яшь армиячеләр бүлекчәсенең эш нәтиҗәләренә  йомгак ясалып, республика күләмендә уздырылачак слетка  делегатлар сайланды;

- районнан 84 укучы тантаналы рәвештә яшь армияче сафларына кереп, ант  бирде;

РФ Яшь армиячеләр хәрәкәте баш штабының һәм ТР Яшь армиячеләр төбәк  бүлекчәсе Рәхмәт хатлары,  «Яшь армияче фидакарьлеге билгесе» белән бүләкләү тантанасы үтте.

Очрашуда район хәрби комиссары Александр Гурьянов, ДОСААФның Зәйдәге бүлеге  рәисе Николай Глухов, Бөтенроссия «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый җәмгыяте җирле бүлекчәсе рәисе Сергей Хватков, махсус хәрби операция ветераннары Георгий Борисов белән  Виталий Медведев катнаштылар. 

Зәй районы буенча Бөтенроссия «Яшь армияче» хәрәкәте җирле бүлекчәсе штабы башлыгы Александр Ширяев;
район яшь армиячеләре отрядлары координаторлары.

фото яшь армиячеләр хәрәкәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев