Зәйдә янгыннарны кисәтү максатыннан «Торак» операциясе уздырыла
«Торак-2023» янгыннарны кисәтү операциясе кысаларында Зәй районы территориясендә профилактик чаралар дәвам итә. Профилактик төркем составына район янгын күзәтчелеге һәм 88нче, Бохарай янгын сүндерү, эчке эшләр бүлекләре һәм социаль яклау хезмәткәрләре кергән.
Операция кысаларында белгечләр күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр, патронаж исәптә торучы ялгыз яшәүче өлкәннәр, хәмер белән мавыгучы затлар яшәүче йортларда була.
«Рейдлар барышында янгын турында автоном хәбәр җиткерү җайланмалары булуы, аларның эшчәнлеге дә тикшерелә. Янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмәләр үткәрелә, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр тапшырылып, аңлату эшләре алып барыла», — ди район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева.
Фотолар район янгын күзәтчелеге хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев