Зәйдә янгын сүндерүчеләр ярышты
7 февральдә Зәйдә Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары янгын сүндерү бүлекләре арасында төбәк ярышлары узды.
Көч һәм осталыкны күрсәтү бәйгесендә республиканың 13 районы вәкиле — йөздән артык кеше катнашты.
Бәйге шартлары буенча янгын сүндерүчеләргә юл һәлакәтендә автомобильдә калып, зыян күргән "кешеләр«не (зыян күрүчеләрнең ролен манекеннар үтәде) транспорттан чыгарырга һәм беренче ярдәм күрсәтергә кирәк иде.
Коткаручылар, шартлы юл-транспорт һәлакәте булган урынны әйләндереп алып, авария-коткару эшләре вакытында автомобиль урынында тотрыклы торсын, селкенмәсен өчен, аның һәр тәгәрмәче астына «башмаклар» урнаштырдылар. Машинаның арткы тәрәзәсен ватып, салондагы зыян күрүчеләр янына үттеләр һәм имгәмәс өчен аларны капладылар. Аннары авария-коткару кораллары ярдәмендә алгы һәм ян тәрәзә пыялаларын ваттылар, автомобильнең түбәсен кисеп алдылар, медицина хезмәте килгәнче, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәттеләр һәм аларны автомобиль эченнән чыгарып, пассажирның зыян күргән кулына шин салдылар. Бу ярышларның гамәли өлеше иде.
Күнегүләрне башкару барышында җибәрелгән һәр ялгышка штраф баллар куелды, чөнки чынбарлыктагы вакыйгалар вакытында кешеләр гомере коткаручылар эшенә бәйле бит. Әмма теләсә кайсы ярышта нәтиҗәләрне хәл итә торган вакыт та бар бит әле. Шуңа күрә һәр команда биремне дөрес һәм тиз үтәргә тырышты.
-Янгын сүндерүчеләр тәүлекнең теләсә кайсы вакытында югары әзерлектә булырга тиеш. Быел кар-бураннар белән бәйле рәвештә юл-транспот һәлакәтләре теркәлә. Без мондый очракта кичекмәстән тиешле карар кабул итеп, беренче медицина ярдәме күрсәтергә тиеш, — ди Әлмәт янгын-коткару гарнизоны башлыгы Айнур Әхмәтшин.
Теоретик өлеш хезмәтне саклау, техник һәм тактик әзерлек, шулай ук зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча иде.
Зәйлеләр командасы 88нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләреннән торды. «Безнең командада тәҗрибәле хезмәткәрләр. Аларның кайберләренең бу төр ярышларда катнашканы бар инде, ә икенчеләре беренче мәртәбә катнаша. Без бары тик җиңүгә ышанабыз», — диде Зәй янгын-коткару гарнизоны башлыгы Владимир Петров.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Әлмәт командасы җиңүче булып танылды. Зәйлеләр — II, Лениногорск командасы III урында.
Ахырдан ярышларда катнашучыларны бер казан карабодай боткасы белән гуляш көтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев