Зәйдә янгын сүндерүчеләр ярышты
Бүген Зәйдә Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары янгын сүндерү бүлекләре арасында төбәк ярышлары узды. Көч һәм осталыкны күрсәтү бәйгесендә республиканың 13 районы вәкиле - йөздән артык кеше катнашты.
Бәйге шартлары буенча янгын сүндерүчеләргә юл һәлакәтендә автомобильдә калып, зыян күргән “кешеләр”не (зыян күрүчеләрнең ролен манекеннар үтәде) транспорттан чыгарырга һәм беренче ярдәм күрсәтергә кирәк иде.
Коткаручылар, шартлы юл-транспорт һәлакәте булган урынны әйләндереп алып, авария-коткару эшләре вакытында автомобиль урынында тотрыклы торсын, селкенмәсен өчен, аның һәр тәгәрмәче астына “башмаклар” урнаштырдылар. Машинаның арткы тәрәзәсен ватып, салондагы зыян күрүчеләр янына үттеләр һәм имгәмәс өчен аларны капладылар. Аннары авария-коткару кораллары ярдәмендә алгы һәм ян тәрәзә пыялаларын ваттылар, автомобильнең түбәсен кисеп алдылар, медицина хезмәте килгәнче, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәттеләр һәм аларны автомобиль эченнән чыгарып, пассажирның зыян күргән кулына шин салдылар. Бу ярышларның гамәли өлеше иде.
Күнегүләрне башкару барышында җибәрелгән һәр ялгышка штраф баллар куелды, чөнки чынбарлыктагы вакыйгалар вакытында кешеләр гомере коткаручылар эшенә бәйле бит. Әмма теләсә кайсы ярышта нәтиҗәләрне хәл итә торган вакыт та бар бит әле. Шуңа күрә һәр команда биремне дөрес һәм тиз үтәргә тырышты.
Теоретик өлеш хезмәтне саклау, техник һәм тактик әзерлек, шулай ук зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча иде.
(Ярышлардан тулырак язма һәм җиңүчеләр турында тулырак газетабызның киләсе санында).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев