Зәйдә яңа хәрби комиссар билгеләнде
46 яшьлек майор Динар Хәсәнов Россия оборона министры боерыгы буенча район хәрби комиссары вазифаларын башкарырга кереште.
Бүген шәхси составка һәм җәмәгатьчелеккә яңа хәрби комиссарны муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов һәм Татарстан Республикасының контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы, подполковник Андрей Козлов тәкъдим итте.
Майор Динар Хәсәновның зур хезмәт тәҗрибәсе бар, ул хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Динар Рәшитовичка муниципалитет һәм ил иминлеге өчен уңышлы эш теләделәр.
Исегезгә төшерәбез, Зәй районының элекке хәрби комиссары, подполковник Айрат Әгъләмҗанов 2025 елның 27 сентябрендә вафат булды. Ул Зәй хәрби комиссариатын 15 ел дәвамында җитәкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев