Зәйдә яңа торак комплекс, морякларга монумент, стоматология клиникасы сафка басачак
Бүген Зәйдә шәһәр төзелеше советы утырышында 3 архитектур проект каралды.
Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә узган чираттагы шәһәр төзелеше советы утырышы Зәйдә булачак яңа объектларны карауга багышланды. Иң башта район башлыгы катнашучыларны җәйге төзелеш чорында башкарылган эшләр, районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, аннан соң 2024 елда төзекләндереләчәк объектларга тукталды. Иң зур төзелеш объекты булып якын киләчәктә «Көрәш спорты» күпфункцияле үзәге тора, аны 35нче кварталда яңа бассейн янәшәсендә төзү планы бар.
Ә утырышта катнашучыларга тәкъдим ителгән өч архитектура объекты проекты аеруча кызыклы булуы белән җәлеп итте. Зәй диңгезчеләр иҗтимагый оешмасы вәкиле Олег Колонов, Рафыйков урамындагы ял паркында, десантчылар һәйкәле янәшәсендә урын алачак, морякларга аталган монумент эскизын тәкъдим итте. Ул запастагы моряклар тарафыннан финансланачак. Кече архитектура формасы глобус, корабль штурвалы, якорь һәм цептан торачак. Шулай ук диңгезчеләр көнендә күтәрү өчен Андреевский флагы да урнаштырылачак. Районның архитектрура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Рәйсә Исламова, әлеге монументның Җиңү Бульварын тагын да тулыландырачагын белдерде, аның урынын төгәл билгеләү бурычын куйды.
.jpg)
Шәһәрдәшебез Вероника Москованың Яңа шәһәрдә урнашачак стоматология клиникасы проектын эскпертларга Расил Әгъләмов тәкъдим итте. Әлеге клиника беренчедән Яңа шәһәрдә яшәүчеләргә теш дәвалау мөмкинлеген якында гына башкару мөмкинлеге бирсә, икенчедән 5 кешегә эш урыны булдырылачагы белән дә мөһим. Сөйләшүләр барышында клиникага керү урынын физик мөмкинлеге чикләнгәннәргә дә уңайлы итү кирәклеге ассызыкланды, исемен чит тел сүзләре кулланмыйча билгеләү киңәш ителде. Объектны 2024 елның язына файдалануга тапшыру күздә тотыла.
.jpg)
Өченче проект шәһәрнең 6нчы микрорайонында «Сияние» торак комплексын төзүгә багышланды. Аның концепциясен «Стройпроект» ҖЧШ вәкиле тасвирлап күрсәтте. Анда 5-7 катлы ике йорт төзү күздә тотыла, биредә 321 фатир булачак. Күпкатлы йорт ишегалдында балалар уен мәйданчыгы, спорт белән шөгыльләнү һәм ял итү өчен элементлар да булачак. Ә машиналарны парковкалау урыны ишегалдыннан читтәрәк, куркынычсызлыкны күздә тотып, фатирлар саныннан чыгып эшләнә. Күпфатирлы йортның беренче катларын коммерсияле оешмаларга бирү дә күздә тотыла. Хәзерге вакытта бер бүлмәле фатирларга сорау зур булуын күздә тотып фатирларның 37 процентын компактлы итеп төзү планы бар, шулай ук ишле гаиләләргә зур мәйданлы фатирлар да булачак. Йортларны киләсе елның апрель-май айларында төзи башлау планы бар.

Барлык проектлар да җентекләп каралып, кайбер таләпләрне үтәү шарты белән гамәлгә ашырылуга хуплау алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев