Зәйдә яңа җитәкчеләрне билгеләделәр
Зәй муниципаль районы һәм шәһәре Советларының берләштерелгән утырышында башкарма комитетлар яңа җитәкчеләре сайланды.
Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Марат Хәбибуллин һәм Эмиль Галеев дәгъва кылды. Депутатлар бертавыштан Эмиль Галеев кандидатурасын хуплады. Зәй шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Наталья Павлова белән Ләйсән Кожевникова тәкъдим ителгән иде, сайлауларда Наталья Павлова җиңде.
Ике яңа җитәкче дә элегрәк башкарма комитетларда шундый ук вазифалар биләделәр, бу аларның тәҗрибәсен һәм компетенциясен раслый. Регламент нигезендә, вакансияләр Зәй муниципаль районы сайтында рәсми рәвештә игълан ителде. Билгеләнгән җитәкчеләр белән яңа контракт биш елга төзелә. Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, ТР Хөкүмәтеннән куратор Иван Гущин һәм Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү буенча идарәсе баш киңәшчесе Фәнис Нуриев катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев