Зәйдә «Яңа исемнәр» бәйгесе призерлары котланды
«Татмедиа» АҖ агымдагы елда район басмаларына актив язышучыларны барлау максатында «Татмедиа»ның яңа исемнәре» бәйгесен уздырды.
Анда республиканың район газеталарында кызыклы язмалары белән укучылар күңелен яулаучылар катнашты.
«Басма матбугат чараларына күбрәк авторлар җәлеп итү бик мөһим. Бу укучылар игътибарына төрле күзлектән иҗат ителгән язмалар тәкъдим итү, басма матбугатны төрләндерү дигән сүз. Без газета-журналларда штаттан тыш хәбәрчеләрнең күбрәк булуын телибез», — диде елга йомгак ясау чарасында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.
Ә мәртәбәле жюри игътибарына төрле районнардан 20дән артык эш җибәрелгән. Алар арасында «Зәй офыклары» газетасының актив хәбәрчеләре Гөлшат һәм Фәния Әгъзамовалар да бар. Газетабызны яратып укучылар әлеге авторлар язмаларын көтеп ала, бу хакта редакциябезгә шалтыратып үз фикерләрен белдерүче укучыларыбыз шактый.
Ниһаять, бәйгегә йомгак ясалды, анда әниле-кызлы Әгъзамовалар дипломатлар булдылар. Бу көннәрдә «Зәй-информ» җитәкчесе Александр Исаков аларны редакциягә дәшеп, тантаналы төстә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
— Әлеге бәйге «Татмедиа» АҖдә әле беренче тапкыр оештырылды, аның алга таба да дәвамлы булу ихтималы зур. Жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, штаттан тыш хәбәрчеләрнең иҗат эшләре сокландыргыч, аларның язмаларын профессиональ журналистлардан аерып алу мөмкин дә түгел, без моны сезнең иҗат җимешләре аша да яхшы беләбез. Алга таба да иҗатта хезмәттәшлек итеп яшәвегезне телим. Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне, сәламәт булыгыз! — диде котлау сүзләрен җиткереп Александр Кузьмич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев