Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә Яңа ел ялларында руль артына алкоголь кулланып утырган дүрт машина йөртүче тоткарланган

1-11 гыйнварда район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 112 хәбәр һәм гариза кергән. Теркәлгән җинаятьләр арасында мошенниклык, кыйнау, урлашу очраклары бар.

Бу чорда шәһәр-районда 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр, үлүчеләр юк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 89 очрагы теркәлгән.  Руль артына алкоголь  кулланып утырган дүрт машина йөртүче тоткарланган. 

Бәйрәм көннәрендә эчке эшләр бүлегенең шәхси составы  районда иминлекне тәэмин иткән. Яңа ел бәйрәмнәрендә, шулай ук Раштуа гыйбадәтләрен үткәргәндә гадәттән тыш хәлләргә юл куелмаган.

фото: Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев