Зәйдә Яңа ел ялларында ике янгын чыккан
1-12 гыйнварда район янгын күзәтчелеге бүлеге 5 чакыру алган. Шуның 2се ялган чакыру булып чыккан, берсе – плитәдә ризык көю, икесе – җитди янгын очрагы.
3 гыйнварда 7 сәгать 4 минутта шәһәрнең Гагарин урамында янгын чыгуы турында хәбәр алына. Биредә бер шәхси хуҗалыкта мунча яна.
“Янгынның ни сәбәпле чыгуын тикшерү эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
10 гыйнварда 20 сәгать 41 минутта Зәйдә Свердлов урамында янгын чыга. Биредә сарайны ялкын телләре камап ала. Ут чыгуның сәбәбен ачыклау өчен тикшерү эшләре бара.
фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев