Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә Яңа ел бәйрәмнәрендә халык күп була торган урыннарны видеокамералар күзәтәчәк

Мондый профилактик чаралар халык иминлеген тәэмин итү максатында күрелә.

Иң көтелгән һәм иң якты бәйрәм — Яңа ел якынлаша. Әмма шуны онытмаска кирәк, бәйрәм көннәрендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгарга да мөмкин. Бу хәлне булдырмас өчен, Зәйдә халык күп була торган урыннар видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган.

Бүгенге көндә Ринат Фәрдиев исемендәге паркта һәм «Энергетик» Мәдәният сарае мәйданында алтышар видеокамера урнаштырылган. Камераларны урнаштыруның максаты — халык һәм объектларның комплекслы иминлеген тәэмин итү.
Моннан тыш, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә полиция һәм предприятиеләреләрнең сак хезмәткәрләре патрульлек итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев