Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә яңа билгеләнүләр

Зәйдә урман хуҗалыгы җитәкчесе һәм биоресурслар буенча баш белгеч эшкә керештеләр.

«Зәй урман хуҗалыгы» ДБУнең яңа җитәкчесе итеп Владимир Выходцев билгеләнде. Урман хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибәле белгеч кандидатурасын җитәкчеләргә Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов традицион «Эшлекле дүшәмбе» барышында тәкъдим итте.

Владимир Юрьевич Урал дәүләт урман-техник университетын тәмамлаган. Зәй районына килгәнче ул «Түбән Кама урман хуҗалыгы»  ДБУ системасында эшли, анда урман янгыннарын сүндерә торган станцияне җитәкли,  аннан «Түбән Кама урманчылыгы» ДКУның Ворошилово участок урманчылыгында  урманчы вазифасын башкара. 

Шулай ук Разиф Кәримов башка әһәмиятле билгеләнү турында да белдерде. 1 апрельдән Зәй районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус сакланучы табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлегенең баш белгече вазифасына Рөстәм Йосыпов билгеләнде. Рөстәм Рәшитович яңа вазифасында  ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетын тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев