Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә яңа бассейн файдалануга тапшырылды

Зәй — спортлы шәһәр, биредә төрле юнәлешләр буенча елдан-ел физик әзерлекләре буенча югары нәтиҗәләргә ирешүче спортчылар танылып тора. Әлбәттә, моның өчен беренче чиратта физик культура, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирүче шартлар булу мөһим.

Ә Зәйдә исә төрле юнәлешләр буенча эшләүче спорт мәктәпләре дә, стадион, ипподорм, чаңгы юллары, бассейн, боз сарае - барысы да бар. Әле бүгеннән аларга тагын бер заманча объект — «Дулкын-Волна» бассейны өстәлә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның зәйлеләргә шәһәребезнең 370 еллыгы уңаеннан бүләге булган бу биниһая бина шәһәребез уртасында тиз арада калкып чыкты. Аны тантаналы төстә ачу да республика җитәкчесе катнашында киң масштабта үтте.

Өлкәннәр өчен аерым, балалар өчен аерым коену урыннары булган бассейн республикада иң заманча проект белән төзелгән объектларның берсе.Өстәвенә биредә төрле спорт төрләре белән мавыгучылар өчен заманча тренажер залы да бар. Анда районның яшь көрәшчеләре инде шөгыльләнә дә башлаганнар. Ә балалар бассейнында яңа төркем беренче дәресләрне ачты.  Алар барысы да республика җитәкчесенә рәхмәтләрен белдерде.

«Татарстан – илдә спорт корылмалары буенча лидер булып тора. Республикада 11,5 мең спорт корылмасының  283е йөзү бассейннары. Спорт, сәламәт яшәү рәвеше алып бару бик мөһим, шуңа да без шартлар тудыруга игътибарлы. Зәйлеләрнең спорт уңышлары турында еш ишетеп куанабыз. Ә яңа спорт объекты бу уңышларны арттырырга ярдәм итсен, яшь буынны нык бәдәнле итеп тәрбияләүгә өлеш кертсен. Файдаланыгыз, халыкка озак хезмәт итсен», — диде республика Рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    КЛАССНО КРУТО