Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә ялга кайткан хәрбиләр белән очрашуда мөһим темалар кузгатылды

Бүген Зәйдә район җитәкчелеге, авыл җирлекләоре башлыклары, махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм оештыруга өлеш кертүчеләр традицион төстә кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты. Аралашу, мәгълүмат алмашу, фикерләшү җылы мөгәлләмәдә «Энергетик» Мәдәният сараенда чәй өстәле артында үтте.

Очрашуга туган төбәкләрендә ял вакытын уздыручы алты хәрби егет, мобилизацияләнгәннәрнең әниләре, тормыш иптәшләре, туганнары килгән иде. Алар барысы бергәләп Зәй районыннан хәрби зонада булып батырларча һәлак булган 21 ир-егетне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Район башлыгы Разиф Кәримов иң башта аларга оештырылучы гуманитар ярдәм, гаиләләренә күрсәтелүче булышлык, район тормышы турында бәян итте.

— Без чын күңелдән хәрби бурычларын үтәүчеләр белән горурланабыз. Әле күптән түгел генә шәхсән үзем гуманитар йөкне хәрби хәрәкәтләр зонасына озата бардым, андагы хәлне үз күзләрем белән күрдем, шуңа да сезгә түземлек телим, илебез бөтенлеген батырларча саклавыгыз өчен рәхмәт, — диде ул.

Разиф Галиевич үз чыгышында кайнар ноктада булучы 37 якташыбызның бу көннәрдә генә дәүләт бүләгенә тәкъдим ителүен зур горурлык белән атады. Иске Зәй егетенең 18 яше тулуга хәрби хезмәт вакытын контракт төзеп махсус хәрби операциягә китүен дә туган төбәгебездә батыр егетләр тәрбияләнү үрнәге, диде. Хәрбиләргә кагылышлы һәр сөенечле хәбәрнең районыбыз өчен мөһим булуын ассызыклады. Бүгенге көндә тормыш иптәше хәрби хезмәттә булган алты хатын-кызның бәби көтүен, яңарак кына хәрбиләр гаиләсендә дүрт сабый дөньяга аваз салуын зур куаныч белән хәбәр итте район башлыгы.

«Без хәрбиләр гаиләләрен социаль яклауны һәрчак беренче урынга куябыз. Гаиләсендә бала туганнарга район бюджетыннан 100әр мең сум бүлеп бирүне гамәлгә керттек. Башка төрле ярдәмнәр сорап мөрәҗәгать итүчеләр булганда да игътибардан читтә калдырмыйбыз», — диде ул.

Очрашуда яңгыраган күңелле мәгълүматларга өстәп Сарсаз-Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев, хәрби ир-егетләр арасында иртәгә сөйгәне белән кавышу көнен билгеләп үтүче егетнең дә булуын ассызыклады, аны алкышларга күмеп тәбрикләделәр.

Очрашу барышында хәрби командирларыннан Рәхмәт хаты килеп ирешкән Зәй егетләренең әнисе, тормыш иптәше, туганына бу бүләк тантаналы төстә тапшырылды. Аларга сабыр булып якыннарын көтеп алырга, ә ир-егетләрнең исән-сау туган төбәкләренә әйләнеп кайтулары теләнде. Фикер алышуларда хәрби комиссариатта эшли башлаган, Россия Оборона министры Сергей Шойгу кулыннан дәүләт бүләге алган Георгий Борисов та үз теләкләрен җиткереп егетләрнең җиңү белән исән кайтуларын сорды.

Сөйләшүләр вакытында республикада «Ватан сакчылары» фонды булдырылуы, аны Гүзәл Удачина җитәкләве хәбәр ителде. Фондка хәрбиләр һәм аларның якыннары үз сораулары буенча мөрәҗәгать итә ала. Зәйдә исә фондның җирлеге бүлеге җитәкчесе итеп Сергей Хватков билгеләнде. Аларга элеккеге салым органы бинасында урын бирелгән, тиздән биредә төзекләндерү чаралары үткәрелеп, кабул итүләр әлеге бинада башкарылачак.

Хәрбиләргә мөрәҗәгать итеп ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев үз үрнәкләрендә башкаларны, яшь буынны париотик рухта тәрбияләүгә чакырды. Отставкадагы хәрби Валентин Атласов, «Җылы Зәй» хәйрия хәрәкәте җитәкчесе Марат Кыямов сугышчан зонага гуманитар ярдәмнең еш җибәрелүен әйттеләр, исемле посылкалар бер-берегезгә килеп ирешкәндә аларның адресатларына барып җитүенә булышлык итүегезне сорыйбыз, диделәр. Шулай ук алар аерым сораулар булганда күрше шәһәрләр гуманитар йөге аша да тиз арада кирәк булган әйберләрне җибәрү мөмкинлеге булуын ассызыкладылар. Ярдәм оештыруда шәһәрнең «Техно» заводы тарафыннан җитди өлеш кертелүе ассызыкланды. Завод җитәкчесе Андрей Мамонтов хәзерге вакытта хәрбиләр өчен блиндаж мичләре, генераторлар әзерләнүен билгеләп үтте.

Сөйләшүләр барышында шулай ук Разиф Кәримов, хәрби бурычларын үтәүдән бераз тайпылучыларның булуын искәртеп, мондыйларга карата хәзер хезмәттә булучыларның да, якыннарының да үтемле киңәш бирүләрен сорады. Ул Ватан алдындагы бурычны ахыргача намус белән үтәү мөһимлеген, үз тормышларын бозарга якыннарының ирек куймауларын үтенде, әле кабат хәрби хезмәт урыннарына кайтырга соң түгел, диде.

Һәртөрле мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүдән һәркем кәнәгать калды, мондый фикер алышулар алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев