Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы очрашу китапханәдә узды

Бүген Зәй районы җитәкчелеге, хәрби комиссариат, иҗтимагый оешма вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан якташларыбыз белән очраштылар.

Очрашу үзәк китапханәдә оештырылды. Үзәкләштерелгән китапханәләр директоры Сәрия Батршина очрашуга килүчеләр өчен китапханәдә экскурсия үткәрде, Сөенеч Галимованың картиналар күргәзмәсе белән таныштырдылар.

Район башлыгы Разиф Кәримов егетләргә Ватан иминлеге сагында торулары өчен рәхмәт белдерде.

“Барыгызны да исән-сау күрүемә шатмын", - дип һәрберсе белән җылы итеп күреште ул.

Очрашуда шулай ук егетләрне зәйлеләрнең хәрбиләргә ярдәм өчен берләшеп, тылда башкарылучы эшләр, икътисади вазгыять белән таныштырдылар.

Хәрбиләр район җитәкчелегенә һәм районның барлык халкына гуманитар ярдәм өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр. Алар хезмәтләренең ничек узуы турында сөйләде, борчыган сораулары белән дә мөрәҗәгать иттеләр.

Зәй егетләренең кәефе күтәренке, алар барысы да җиңүгә өметләнә, үз алдына куелган бурычны батырларча намус белән үтиләр.

Искәртик, хәрбиләргә ике атнага ял бирелә. Хәрбиләр әйтүенчә, бу вакытны алар туганнары һәм якыннары белән үткәрергә тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X