Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә ялга кайткан хәрби баласы йөри торган бакчада агачлар утыртты

Бу көннәрдә махсус хәрби операциядә булган егетләребез чиратлашып ялга кайта.

Шуларның берсе - “Джин” позывное белән ялга кайткан ир-егет баласы йөри торган “Алтынчәч” балалар бакчасында “Истәлеккә агач утырт” акциясендә катнашты.

-Әлеге героебызның кече улы Данис безнең бакчага йөри, ул быел укырга керәчәк. Өлкән уллары Алмаз да безнең бакчага йөрде, хәзер татар гимназиясенең III сыйныфында укый. Әниләре Галина да кайчандыр безнең бакчада эшләгән иде. Алар - үрнәк гаилә, бакчабызда үтүче чараларда, акцияләрдә актив катнашалар, - ди “Алтынчәч” бакчасы мөдире Ләйлә Мостафина.

Әлеге хәрби егеткә “Алтынчәч” бакчасы коллективы посылка җибәрүдә өлеш керткән. Алар посылкага балалар рәсемнәрен дә салганнар.

-Балалардан килгән хатларны, рәсемнәрне зур дулкынлану белән кулга алабыз. Туган як җылысы аларда. Бу хатлар, рәсемнәрне стеналарга эләбез, үзебез белән кадерләп йөртәбез, - ди ялга кайткан хәрби.

Без илебезнең бәйсезлеген якларга киткән егетләрнең туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Фотолар "Алтынчәч" балалар бакчасыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев