Зәйдә Ялчыгол урамы юлы төзекләндерелә
Җәй – төзекләндерү, төзелеш чоры. Шәһәр-районыбыз юлларында да төзекләндерү, юл салу эшләре кайный. Бу көннәрдә юлчылар шәһәрдә Ялчыгол урамының Нефтьчеләр проспектыннан Казан урамы чатына кадәр өлешен яңарту белән мәшгуль.
– Төзекләндерү участогы 2500 квадрат метр мәйданны тәшкил итә. Эшләр «Торак пунктларның юл-урам челтәрен нормативлар буенча төзекләндерү» мунициаль программасы буенча алып барыла. Подрядчы оешма – “Автострой”. Шулай ук тротуарлар да яңартыла. Аларның инде өске катламнары киселә. Бордюр ташлары кую, яшелләндерү буенча корыган агачларны кисү планлаштырыла. Эшләрне июнь ахырына тәмамлау бурычы тора, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ренат Хаҗипов.
Төзекләндерү эшләре үзәк мәчетнең 30 еллыгына әзерлек чарасы да булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев