Зәйдә Ялчыгол урамы юлы төзекләндерелә
Җәй – төзекләндерү, төзелеш чоры. Шәһәр-районыбыз юлларында да төзекләндерү, юл салу эшләре кайный.
Бу көннәрдә юлчылар шәһәрдә Ялчыгол урамының Нефтьчеләр проспектыннан Казан урамы чатына кадәр өлешен яңарту белән мәшгуль.
-Төзекләндерү участогы 2500 квадрат метр мәйданны тәшкил итә. Эшләр «Торак пунктларның юл-урам челтәрен нормативлар буенча төзекләндерү» мунициаль программасы буенча алып барыла. Подрядчы оешма – “Автострой”. Шулай ук биредә тротуарлар да яңартылачак. Аларның инде өске катламнары киселә. Бордюр ташлары кую, яшелләндерү буенча корыган агачларны кисү планлаштырыла. Эшләрне июнь ахырына тәмамлау бурычы тора, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ренат Хаҗипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев