Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә «Ягез әле, егетләр!» ярышлары үтте

Ярышта шәһәр-район мәктәпләрендә укучы егетләр үзләрен сынады. Алар үзләренең физик һәм хәрби әзерлекләрен күрсәттеләр.

Зәйнең 7нче мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне, муниципаль районда Батырлык һәм бердәмлек елына, Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга — 35, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 79 ел тулуга багышланган «Ягез әле, егетләр!» бәйгесе узды.
Ярышта шәһәр-район мәктәпләрендә укучы егетләр үзләрен сынады. Алар үзләренең физик һәм хәрби әзерлекләрен күрсәттеләр.

Бәйгедә катнашучыларны «Гвардия» эзтабарлар клубы җитәкчесе Виктор Никифоров, ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалының социаль координаторы Сергей Хватков, «Яшьармиячеләр» оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Александр Ширяев, Кораллы Көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов, ДОСААФ рәисе Николай Глухов, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов һәм башкалар бәя бирде.

Ярышлар программасы төрле конкурсларны колачлады. Нәтиҗәдә 7нче мәктәп командасы җиңүче булып танылды. 4нче мәктәп егетләре — II, Сәвәләй командасы III урында. Аларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 6нчы мәктәпнең яшьармиячесе Марат Хафизовка «Яшьармиячеләр батырлыгы» күкрәк билгесе тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев