Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә һөнәри бәйрәм уңаеннан котлаулар кабул итәләр

Бүген Зәйдә энергетикларның һөнәри бәйрәме уңаеннан район башлыгы Разиф Кәримов әлеге тармак хезмәт коллективларында булып тантаналы бәйрәм чараларында катнашты.

Иң беренче ул Яңа шәһәрдә урнашкан электр көчәнеше астында эшләү үзәгендә булды. Биредә ил күләмендә, хәтта якын чит илләр өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләүчеләрнең нәкъ Зәйдә булуы горурлык булуын белдерде, хезмәтләрендә алга таба да уңышлар теләде. Һәм ул бертөркем хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Рәхмәт хаты белән үзәк директоры урынбасары Олег Кондратенко бүләкләнде. Зәй район башлыгы Мактау грамотасына Евгений Преженников, Рәхмәт хатына Александр Тихонов лаек булдылар.

Ә үзәк директоры Рушан Дәүләтшин “Челтәр компаниясе” АҖ Мактау грамоталарын директор урынбасары Ольга Демидовага, өлкән мастер Әнвәр Хәбибрахмановка, хезмәткәр Наталья Мещановага тапшырды. Ә компаниянең Рәхмәт хатына методик бүлек җитәкчесе Ләйсән Гайсина лаек булды. Үзәкнең профсоюз оешмасы җитәкчесе Александр Тихонов актив эшчәнлек өчен өлкән мастер Дмитрий Никандровны һәм Алсу Хәбибрахманованы ТР Электропрофсоюзлары Рәхмәт хаты белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев