Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә ГТО кысаларында чаңгы ярышлары оештырылды

Бүген Зәйнең Яңа шәһәр урманы буе шау-гөр килеп тора. Биредә иртәдән “Хезмәткә һәм оборонага әзер!” Бөтенроссия физкультура- спорт комплексы нормативларын тапшыру буенча кышкы муниципаль фестиваль кысаларында чаңгы ярышлары уза.

Шәхси, команда беренчелеге ярышларында оешма-предприятие, учреждениеләр хезмәткәрләре, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тугрылыклы өлкән буын катнаша. Иң мөһиме һәрберсенең кәефләре күтәренке, ярышларга чыгарга дәртләнеп торалар. Мәсәлән, араларыннан спорт ветераны Николай Захаров чаңгы ярышларын нинди дәрәҗәдә оештырылса да калдырмый. 
- Мин кышын чаңгыда шуарга бик яратам. Һәр көнне эштән кайткач кичке якта менә шушы Яңа шәһәр урманы эченә салынган чаңгы юлларын бер кат узмый калган көнем юк диярлек. Чаңгы юлларының яктыртылган булуы бик яхшы, эштәге кеше өчен кичен чаңгыга чыгарга бик уңайлы. Ә ГТО нормативларын үтәүгә килгәндә, ел саен аны тапшырып үз мөмкинлекләремне сынап карыйм, райондашларны бу уңайдан актив булырга чакырам, - ди Николай.
Ә Аксар авылыннан педагог, чаңгы спорты туризмы буенча спорт мастерлыгына кандидат Рамил Галимов, мондый ярышлар даими булып торганда үз-үзеңне сынап карау, зур ярышларда катнашырга стимул алу мөмкинлеге зур, ди. 
- Без гаиләбез белән көн дә чаңгыга чыгабыз, ә ярышларда катнашу бөтенләй башка рух өсти, - ди ул. 
"Татнефтедор" автобомиль юллары идарәсенең Зәй филиалы хезмәткәрләре исә чаңгы ярышлары буенча ГТО нормативларын тапшырырга бертөркем килгәннәр. Алар инде төрле ярышларда катнашып саналганнар, нормативлар тапшыру җиңел бирелә, диләр. 
Районның спорт, физкультура, туризм идарәсе башлыгы Илфат Әшрапов, зәйлеләрне сәламәт яшәү рәвеше алып баруда һәрчак актив булырга чакыра. 
- Бүген без "Хезмәткә һәм оборонага әзер! " нормативлары тапшыру буенча кышкы фестивальнең бер өлеше булган чаңгы узышларына чыктык. Монда спортны яшәү рәвеше иткән райондашларыбыз килде, мондыйларның күп булуына без бик шат. Ә районда һәртөрле шартлар тудырылган. Киләсе атнада 11 февраль көнне без барлык зәйлеләрне "Россия чаңгы юллары" акциясендә катнашырга биредә көтеп калабыз, - диде ул. 
Соңыннан тантаналы төстә бүгенге чаңгы узышларында призлы урыннар алучылар тәбрикләнде. Спорт сөючеләрне "Энергетик" Мәдәният сарае каршында эшләүче концерт төркеме матур җырлары белән сөендерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев