Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә ГТО фестиваленең кышкы муниципаль этабы үтә

4 февраль көнне Зәйнең физкультура сәламәтләндерү үзәгендә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын тапшыруның кышкы этабы оештырыла.

Фестивальнең муниципаль этабында 9 яшьтән 59 яшькәчә булган, теләгән һәркем катнаша, үзенең физик мөмкинлекләрен сыный ала. 
- “Страт” физкультура сәламәтләндерү үзәгендә нормативларны тапшырырга теләүчеләрне 8:30 да теркәлүгә көтәбез. Ә сынаулар сәгать 9 да башлана. Катнашучыларның физик сынаулар үтү өчен медицина белешмәсе, ә балаларның әти-әниләреннән рөхсәт кәгазе булырга тиеш. Нормативлар урыннан торып ераклыкка сикерү, гимнастика скәмиясендә алга таба иелү, аркага ятып гәүдәне күтәрү, ир-егетләргә турникта тартылу яки гер күтәрү, хатын-кызларга идәнгә ятып гәүдәне кулларда күтәрү, яшь аермалыкларына карап чаңгыда узышу буенча тапшырыла. Соңыннан иң яхшыларны бүләкләү булачак. Ә алтын, көмеш, бронза билгеләрне алу өчен катнашучыларның махсус сайтта теркәлеп уникаль номер алуы кирәк, - ди “Хезмәткә һәм оборонага әзер” комплексын үтәүне башкарту буенча җаваплы Регина Волкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев