Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә ГРЭС төзүчеләренә һәйкәл куелды

Зәй ГРЭСында яңа монумент сафка басты.

Ул станциянең беренче төзүчеләре истәлегенә эшләнде.

Анда төзүче ир-егет белән хатын-кыз образы гәүдәләндерелгән. Скульптураның авторы шәһәребез рәссамы Фазыл Шиапов.

Безнең заманда технологияләр гаять зур тизлек белән үсә һәм дөнья торган саен үзгәрә бара, ә мөһим вакыйгаларның башлангычында торучыларны истә тоту, алар турындагы матур истәлекләрне яшь буынга тапшыра бару бик мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә Зәй ГРЭСы территориясендә әлеге мөһим объектны беренче төзүчеләргә багышланган монумент урнаштырылды, дип язалар предприятиенең “Телеграмм” каналында.

Монумент ике төзүче - ир-ат һәм хатын-кыз фигурасыннан торган скульптур композициядән гыйбарәт. Бу образлар очраклы гына сайланмаган: алар станция төзүгә үз көчләрен һәм җаннарын салган кешеләрнең көчен, үҗәтлеген һәм хезмәт сөючәнлеген гәүдәләндерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев