Зәйдә гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләргә әзерлек буенча ярышлар узды
Зәй ГРЭСы базасында «Татэнерго» АҖ филиалларының штаттан тыш гражданнар оборонасы формированиеләре арасында традицион ярышлар уздырылды.
Сигез команда составында 59 катнашучы гадәттән тыш хәлләр шартларында предприятиене ничек якларга әзер булуларын күрсәтте.
Командалар противогазлар, агуланудан саклану формалары киюдә, беренче медицина ярдәме күрсәтүдә, элемтә урнаштыру өчен билгеле бер арага кабель сузуда, урынның радиация һәм химик зарарлану дәрәҗәсен билгеләүдә көч сынашты. ГРЭС егет-кызлары һәртөрле хәлләр туа калса, тиз һәм дөрес эш итәргә әзер булуларын дәлилләде.
Барлык филиаллар да ярышларда яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Гадәти булмаган сынаулар команда формированиеләренең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген бәяләргә мөмкинлек бирә.
— «Татэнерго» объектлары — электр станцияләре, җылылык челтәрләре потенциаль куркыныч һәм социаль әһәмияткә ия булганга күрә, гражданнар оборонасы көчләрен һәм чараларын тиешле дәрәҗәдә саклау — безнең төп бурычларның берсе. Энергетика системасында гадәттән тыш хәлләргә әзерлек даими төстә алып барыла. Шулай да, аны менә шундый ярышлар белән сынап карау кирәк. Мондый ярышлар ике елга бер тапкыр үткәрелә, — ди Зәй ГРЭСы директоры Дмитрий Прохоров.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча иң көчле командалар билгеләнде, аларга кубоклар һәм грамоталар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев