Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә «Георгий тасмасы» акциясе бара

Бу көннәрдә Зәйнең 1нче мәктәбе һәм Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе укучылары шәһәр урамнарында Георгий тасмасы тараталар.

Георгий тасмасы — Җиңү көненең төп символларының берсе. Тик аның тарихы 1769 елда ук башланганын бик азлар гына белә, императрица Екатерина Икенче сугыш кырларында батырлыклары өчен бүләкне — Изге Георгий орденын раслаган. Шул вакыттан бирле Георгий тасмасы батырлык һәм намус символы булып тора.

Әлеге акция Ватаныбыз тарихыннан булган вакыйгалар белән таныштыра, гражданлык-патриотик тәрбия формалаштыруга ярдәм итә, Ватанга мәхәббәт, аның героик тарихына карата кызыксыну тәрбияли, сугышчы-сакчылар өчен горурлык хисе формалаштыра, сугыш ветераннарына карата хөрмәт тәрбияли.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев