Зәйдә “Газета бүләк ит!” акциясе бара
Агымдагы елның икенче ярты еллыгы өчен район басмаларына язылуга санаулы көннәр калып бара, шул исәптән “Газета бүләк ит!” акциясе дә ахырына якынлаша.
Бу көннәрдә «Зәй-информ» редакциясенә «Зәй офыклары» газетасына язылуда хәйрия ярдәме күрсәтү өчен берничә эшмәкәр булдылар. Алар Марсель Миңнеханов, Альберт Галимов, Рәйхан Миназиев («Керамзит» ҖЧШ директоры), Рамил Шәйхеразиев. Әлеге егетләр шәһәребезнең Иске Зәй, Шанхай, Мирный, Икмәк кабул итү бистәләрендәге мәчетләргә татар телендәге газеталарны күпләп яздырып булышлык күрсәттеләр. Хәер алар даими төстә бу изге гамәлне башкарып тора. Мәчетләргә йөрүче өлкәннәребез аларга бик рәхмәтле.
— Газеталарга язылу хәзер шактый чыгым сорый, ә менә район хәбәрләрен, үзебезнең җирлек кешеләре турындагы язмаларны укыйсы, беләсе килә. Бу уңайдан безгә мәчеткә газеталар яздыручылар зур ярдәм итә. Без аларны мәчеттә дә чиратлап укыйбыз, ә урын өстендә ятучылар булса, аларга газетаны алып кайтып бирәбез, — ди Хәйрулла бабай.
Ә эшмәкәр егетләр мондый ярдәмне ясауга теләп алына. Алар һәр район кешесе үз җирлегебезнең яхшы хәбәрләреннән хәбәрдар булырга тиешләр, дип саный.
— Шәхсән үзем дә Иске Зәй мәчетенә йөрим. Биредә өлкәннәрнең җомга намазыннан соң, яңа газеталар килүгә ябырылып район басмасын укуын еш күрәм. Димәк, аларда моңа ихтыяҗ бар, шуңа да, һәр ярты ел саен бу хәйрия акциясенә кушылам, — ди Марсель Миңнеханов.
«Газета бүләк ит!» акциясендә катнашырга теләүче киң күңелле, ярдәмчел кешеләрне 30 июньгә кадәр редакциябездә көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев