Зәйдә гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән спорт чарасы узды
Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Участок социаль хезмәте» практикасы кысаларында кызыклы һәм мавыктыргыч чара - «Күңелле туп» спорт уены үткәрделәр.
“Чараның максаты – гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне ныгыту, спортка һәм актив ялга тарту, гаилә традицияләрен популярлаштыру һәм буыннар арасында уңай багланышлар булдыру. Программага күп кенә өлкәннәргә балачактан ук таныш булган төрле спорт конкурслары һәм хәрәкәтчән уеннар кертелде”, - ди социаль хезмәткәрләр.
Балалар әти-әниләре белән бергә үзләренең ишегалды мәйданчыгына җыелдылар, анда гаиләләрнең бердәмлеген һәм бергәләп актив ял итүдән чын күңелдән ләззәтләнүләрен күрсәтеп, уеннарда актив катнаштылар.

«Кайнар бәрәңге» уены, «Туп кемдә?» конкурсы hәм башка бик күп күңелле ярышлар балалар күңеленә хуш килде.
“Гаиләләрнең яшәү урыны буенча чаралар үткәрү практикасы гаилә эчендә бердәмлек хисен ныгытуга, коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә, сәламәт гадәтләр һәм физик тәрбия белән кызыксыну формалаштыруга ярдәм итә. Балалар саф һавада күңелле вакыт үткәрү, бер-берсе белән ярышу һәм команда уеннарында үзләрен күрсәтү мөмкинлегенә шатландылар, мондый очрашуларны дәвам итәргә һәм кабат шундый форматтагы чараларда катнашырга теләк белдерделәр”, - ди социаль хезмәткәрләр.
Фотолар "Радость" үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев