Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә “Гаилә” илкүләм проекты кысаларында уңышлы эшлиләр

Илебездә җәмгыятьтә балалар турында кайгырту - дәүләт һәм киң җәмәгатьчелекнең өстенлекле бурычларының берсе. Бигрәк тә рәхимсез гамәлләрдән зыян күргән балаларның хокукларын һәм иминлеген яклау проблемасы мөһим мәсьәлә булып тора.

“Гаилә” илкүләм проекты кысаларында, балаларга карата  көч куллануны кисәтүгә, рәхимсез мөнәсәбәт очракларын вакытында ачыклауга һәм зыян күргән балаларга кирәкле ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән чаралар гамәлгә ашырыла.
Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге   2024-2025 елларда  балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү комплекслы төбәк программасында катнаша. Әлеге программада катнашу күрсәтелгән хезмәтләр спектрын һәм балигъ булмаганнар белән рәхимсез мөгамәләдән зыян күрүчеләр белән эшләү методикаларын киңәйтергә мөмкинлек бирде.
Төп яңалыкларның берсе «Эмоциональ арт-конструктор» исеме астындагы уникаль арт-терапия  технологиясе  булды. Әлеге технология балаларның һәм яшүсмерләрнең эмоциональ халәтен диагностикалауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән алдынгы методикадан гыйбарәт.
Ул балага иҗат юлы белән үзенең эчке кичерешләрен белдерергә мөмкинлек бирә торган арт-терапия принципларына нигезләнгән. Төрле техник чаралар куллану нәтиҗәсендә балалар үз хис-кичерешләрен тикшерергә, алар белән идарә итәргә өйрәнергә һәм тормыштагы  стресслы ситуацияләр белән көрәшергә сәләтле булырга күнегәләр.
Балалар, рәсемнәр, коллажлар ясап, махсус иҗат биремнәрендә катнашалар. Бу белгечләргә баланың эчке дөньясын күрергә, мөмкин булган проблемаларны, куркуларны яки борчуларны танырга мөмкинлек бирә.
Бергәләп уку да файдаланыла. Әдәби әсәрләрдәге  образлар аша, белгечләр  бала кичергән хис-кичерешләр һәм хәлләр турында фикер алыша. Мондый алым, ачыкланган кыенлыкларны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек биреп, белгеч белән бала арасындагы ышанычны ныгытуга ярдәм итә.
Шулай ук индивидуаль һәм төркем белән шөгыльләнү юлы да кулланыла.  Биредә исә, релаксация техникасы, сулыш күнегүләре һәм уен терапиясе гамәлдә. Алар стресс дәрәҗәсен киметүгә һәм эмоциональ тотрыклылыкны арттыруга булыша.
«Эмоциональ арт-конструктор» технологиясен куллану баланың шәхси үсешенә уңай йогынты ясый, аның җайлашу сәләтен арттыра һәм әйләнә-тирә дөнья белән багланышлар сыйфатын яхшырта. Технология нәтиҗәләре буенча белгечләр максатчан төркемнәрдә катнашучылар арасында шактый уңай үзгәрешләрне күзәтәләр. Сигез баланың бишесендә хәвеф-хәтәр дәрәҗәсенең шактый кимүе билгеләп үтелгән, бу кулланыла торган алымның югары нәтиҗәлелеген күрсәтә.
Арт-терапия кебек заманча алымнар һәм технологияләр кертү һәр баланың потенциалын тулысынча ачу өчен шартлар тудырырга һәм яшь буынның иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев