Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә гаилә эстафетасы үтте

5 июльдә Зәйнең “Энергия” стадионында, Россиядә ел саен 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Гаилә стартлары” спорт ярышлары узды. Ул «Россия Спорт» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Җиңүчеләр исеме өчен биш гаилә командасы көрәште. Алар – Алексей, Альбина һәм Айлин Журавлевлар; Луиза, Фәридә һәм Әмир Идиятовлар; Максим, Альбина һәм Демид Савгильдиннар; Евгения, Дмитрий һәм Михаил Уразайкиннар, Лидия һәм Арсений Кирилловлар. 

Ярышларда катнашучылар бергәләп туп белән сикерделәр, бер-берсенә тагылышып йөгерделәр, футбол тупын кәшәкә белән алып бардылар һәм капкага керттеләр, җитәкләшеп йөгерделәр, барлык гаилә әгъзалары кыршау эчендә финишка килделәр. 

Ярышлар иң көчле гаилә командаларын ачыклауга гына түгел, ә гаилә эчендә мөнәсәбәтләрне ныгытуга да юнәлдерелгән иде, чөнки спорт эстафеталары бергәләп эшләргә, рольләрне бүлешергә һәм бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтә. Ә ышаныч, ярдәм һәм уртак хис-кичерешләр балаларны һәм ата-аналарны якынайта, гаиләдә үзара аңлашуны яхшырта.

Өстәвенә, физик активлык һәм күңелле атмосфера шатлык гормоннары эшләп чыгаруга ярдәм итә. Ярыш нәтиҗәләре буенча пьедесталның беренче баскычына Уразайкиннар гаиләсе күтәрелде. Икенче урында – Савгильдиннар, өченчедә - Кирилловлар гаиләсе.
Журавлевлар һәм Идиятовлар гаиләләре катнашулары өчен грамоталар алдылар, ә аннары ярышларны оештыручылар барысына да татлы призлар – туңдырма өләштеләр.

Ирина Смирнова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев