Зәйдә гаилә белән аралашу көне уңаеннан викторина узды
12 сентябрьдә гаилә белән аралашу көне билгеләп үтелде.
Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең көндезге бүлегендә бу көн уңаеннан викторина уздырылды.
“2024 ел илебездә Гаилә елы дип игълан ителде, шуңа күрә бәйрәм бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Гаилә белән аралашу көне – бергәләшеп күңелле вакыт уздыру, якыннарыңа игътибар бирү өчен яхшы сәбәп”, - ди үзәк белгече Кәүсәрия Кузнецова.
Чара барышында катнашучылар командаларга бүлештеләр. Һәр команда гаилә мөнәсәбәтләре, тарихы, гореф-гадәтләре белән бәйле сорауларга җавап бирде.
Фото социаль үзәктән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев