Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә гадәттән тыш хәлләрне булдырмау өчен махсус рейдлар үткәрергә карар иттеләр

Бүген Зәйдә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында янгыннар, төтен чыгу юллары томалану нәтиҗәсендә газ белән агулану очракларын булдырмау максатында фикер алышулар булды.

- Массакүләм мәгълүмат чараларында газлар белән агулану очраклары турындагы хәбәрләрне соңгы вакытларда еш күзәтергә туры килә. Безнең районда мондый аяныч хәлләр булмаса да, сакланганны саклармын, дигән мәкальне истән чыгармаска кирәк. Авыл җирлекләрендә, шәхси секторларда даими рәвештә күзәтүләр, профилактик аңлату эшләре алып бару бик мөһим, - диде комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев.
Янгыннарга килгәндә район территориясендә алар булгалап тора. Янгын куркынычсызлыгы хезмәтенең пропаганда эшләре өчен җаваплысы Айдар Хәбибуллин белдерүенчә, агымдагы ел башыннан район территориясендә 9 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 3кә күбрәк булса да, быел бәхеткә, тән җәрәхәтләре алучылар юк. Узган ел исә андыйлар өч кеше булган.
- Ут чыгу күпчелек очракта шәхси секторда. Һәм алар нигездә мичләрнең, дым чыгу урыннарының төзексезлеге, электр приборларын кулланудагы саксызлык нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Шуңа да, бигрәк тә авыл җирлекләре башлыклары үз территорияләрендә яшәүче өлкән яшьтәгеләргә, социаль рисктагыларга игътибарлы булсалар иде, - диде ул.
Ә Зәй районы буенча газ хезмәте башлыгы Радик Гыймаев, төтен чыгу юлларының чистартылган булуы, газ приборларында төзексезлек булганда махсус белгечләр чакыртырга кирәклеге, шулай ук газ котелларын белгечләрдән даими чистарттырып тору мөһимлеге турында ассызыклады. Ул аш бүлмәсе өчен гарнитурлар җыйганда газ килү юлларын ачык калдыру кирәклегенә аеруча басым ясап әйтте, газ приборларын монтажлаганда махсус белгечләр киңәшен тотып эшләү кирәклеген искәртте.

Авыл җирлекләре башлыклары куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә бармак аша караучылар белән аерым эшләү кирәклеге турында да белдерделәр.

Комиссия эшенә йомгак ясап, Эмиль Галеев, алга таба һәр авыл җирлегендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне ачыклау максатында гадәттән тыш хәлләр комиссиясе әгъзаларыннан, белгечләрдән, прокуратура хезмәткәрләреннән торган эшче төркем төзеп рейдлар уздырырга кирәк, дип белдерде.

- Куркынычсызлык һәрберебезгә кирәк, гадәттән тыш хәлләр булмасын өчен һәркемнең җаваплылык тотуы мөһим. Ә киңәшләрне тыңламаучылар белән катгыйрак эшләү карала, - диде ул.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев