Зәйдә «Форпост» оешмаларының республика спартакиадасының зона туры узды
20 майда Зәй муниципаль районында «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре арасында республика спартакиадасының төбәк туры узды.
Безнең шәһәрдә өченче тапкыр уздырылган спартакиадага Әлмәт, Азнакай, Ютазы, Сарман, Лениногорск муниципаль районнарыннан егетләр һәм кызлар килде.
Командалар чиратлап 100 метр дистанциягә йөгерү, перекладинада тартылу, гер күтәрү, граната ыргыту һәм канат тарту кебек ярышларда үз көчләрен сынады. А төркемендә Ютазы районы командасы җиңүче булды, Әлмәт белән Азнакай районнары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.
В төркемендә Зәй командасына тиңнәр булмады, безнекеләр иң көчле, җитез булуларын дәлилләделәр. Лениногорский – II, Сарман командасы III урында.
Спартакиадада барлык катнашучылар да бик яхшы әзерлек һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Фотолар район яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев