Зәйдә ике музыкаль фонтан эшли башлады. Алар зәйлеләрне һәм шәһәр кунакларын көзгә кадәр якты утлар, музыка һәм су фонтаны белән сөендерәчәк.
“Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда фонтан ачылыр алдыннан зәйлеләргә “Кайнар йөрәкләр” төркеме һәм “Азаль” вокаль-хореография ансамбле үзләренең музыкаль бүләкләрен тапшырдылар. Шулай ук шәһәр халкы барабан шоуын күзәтә алды.
Нет комментариев