Зәйдә физкультурачылар көне актив спортта үтте
9 августта Зәйнең “Энергия” стадионында илнең төп спорт бәйрәме - Физкультура хезмәткәрләре көне билгеләп уздырылды.
Аны ачу тантанасында Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Сергей Максимов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, Россиянең атказанган спорт мастерлары Регина Салихова һәм Радик Сәлахов, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Илзирә Тимеркәева катнаштылар. Физик культураны һәм спортны үстерүгә һәм популярлаштыруга өлеш кертүләре өчен спорт учреждениеләре хезмәткәрләре һәм физкультура хәрәкәте активистлары ТР Спорт министрлыгының ведомство бүләкләре, район башлыгының, башкарма комитетның һәм физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Спортчыларга "Спорт мастерына кандидат" значокларын тапшырдылар. Шулай ук Зәй районы активистлары Рөстәм Миңнехановтан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Чара кысаларында район спорт гаиләләре казанышларын тәкъдир итү һәм фотокүргәзмә күрсәтелде. Яшүсмерләр арасында көрәш, пляж волейболы, стритбол, теннис һәм бадминтон ярышлары, ветераннар арасында мини-футбол, футбол уеннары, хоккей бүлекләрендә тәрбияләнүчеләр арасында мини-футбол, өлкән буын һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен сәламәтләндерү гимнастикасы, өлкәннәр, инвалидлар һәм балалар өчен шашка һәм шахмат ярышлары оештырылды. Теләгән һәркем ГТО нормативларын тапшырып, көчләрен сынап карады. Зәй районында физкультура бәйрәме спортның сәламәтлек, яхшы кәеф һәм төрле яшьтәге кешеләрне берләштерүче рух нигезе булуын раслады.
2013 елгы кызлар һәм малайлар арасында бадминтон буенча турнир.
Уен нәтиҗәсе:
3 урын - Комиссаров Роман
2 урын - Вәлиев Айдар
1 урын - Токарев Аким
Стритбол буенча турнир 2009-2011 елларда туган егетләр арасында, 2012 елда туган һәм аннан кечерәк.
Уен нәтиҗәсе:
2009-2011 еллар 1 урын - “Барс” спорт мәктәбе
2 урын - Арбуз
3 урын - Старз
2012г.р. һәм кечерәк
1 урын - “Барс” спорт мәктәбе
2 урын - Малыши
3 урын - Апельсин
Теннис буенча турнир
3 урын - Кузьмин Сергей Иванович
2 урын - Токмашов Юрий Николаевич
1 урын - “Сапаев Михаил Юрьевич
Егетләр арасында бәйге.
Ярышлар нәтиҗәсе:
25 кг. категориясе:
1 урын - Минеев Егор
2 урын - Рыскулов Богдан
3 урын - Галялиев Әмир
30 кг. категориясе:
1 урын - Яруллин Илья
2 урын - Фаршатов Данис
3 урын - Хәмидуллин Рамзан
35 кг. категориясе:
1 урын - Алахбердиев Аслан
2 урын - Җиһаншин Рамазан
3 урын - Фәршатов Динар
40 кг. категориясе:
1 урын - Хөснетдинов Әмир
2 урын - Биккинин Әнвәр
50 кг. категориясе:
1 урын - Минкин Анатолий
2 урын - Вәлиәхмәтов Әмир
3 урын - Тимофеев Данил
55 кг. категориясе:
1 урын - Сафиуллин Батыр
2 урын - Фәрхетдинов Рузель
3 урын - Матвеев Ярослав
60 кг. категориясе:
1 урын - Кузнецов Алексей
2 урын - Кашапов Камил
3 урын - Карелин Марк
60 кг.+ категориясе:
1 урын - Габделганиев Данияр
2 урын - Якупов Адель
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев